Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Суда кешене эзләү буенча – 2 янгын, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
03.09.2015 ел 15.26 Казан шәһәре, Совет районы, 8 нче Март урамы,10 нчы йорт, 15 нче гомуми белем бирү мәктәбе.
Дүрт катлы кирпеч бинада өчентче каттагы музыка бүлмәсендә ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. 03.09.2015 ел 17.58 Яшел Үзән МР, Яңа Тура авылы, Кооператив урамы, 15 нче йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 48 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1964 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
03.09.2015 ел 20.42 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Кече Армавирская урамы,44 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 18 кв.м. Янгын сүндерүчеләр өч кешене коткара. Янгын нәтиҗәсендә, 1931 елгы хатын-кыз зыян күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
03.09.2015 ел 07.45-18.45 Чистай МР, Кубас авылы, Кама елгасы.
3 нче зональ эзләү-коткару отряды 31.08.15 суга баткан ир-атны эзлиләр. Эзләү эшләре дәвам итә.
03.09.2015 ел 09.30-20.00 Тукай районы Кама елгасы “Яр буе” бакчачылар ширкәте.
6 нче зональ эзләү-коткару отряды 31.08.15 суга баткан,1977 елгы ир-атны эзлиләр. Эзләү эшләре дәвам итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.