ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.  

2016 елның 7 нче февральдә сәгать 9:00 дән “Камские переправы” ЧҖҖ кичүе башлыгы карары белән Алабуга муниципаль районында Кама елгасында Түбән Кама муниципаль районының Покровское һәм Кызыл Чишмә авыллары арасында кичүнең эше яңартылган.


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан һәм Башкортстан җыелма төркемнәренең кара-каршы көрәшендә Татарстанның гамәли янгын сүндерү спорт мастерлары гомуми нәтиҗәдә җиңеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына Гамәли янгын сүндерү спорт буенча бөтенроссия ярышларының җиңүчеләр исемен, өстәвенә унберенче тапкыр, саклап кала алганнар.

Людмила Рузаевка шәһәренең 4 нче янгын сүндерү бүлегендә диспетчер булып эшли. Балачактан ул спортның күп төрләре, бигрәк тә җиңел атлетика, белән шөгыльләнгән. ГТХМ сафларына кергәч, ул көчләрен гамәли янгын сүндерү спортта сынап караган.

Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең физик өйрәнү һәм спорт башлыгы эчке хезмәт полковнигы Василий Розов яшь алмашның югары спорт нәтиҗәләре өчен чын күңелдән куана. Быел ир-атлар һәм малайлар белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына гамәли янгын сүндерү спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлар стартына шулай ук хатын-кызлыр һәм кызлар чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  58  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Икенче көн алдыннан 2016 елның ТР Премьер-министры кубогына гамәли янгын сүндерү спорт буенча XII Бөтенроссия ярышларының һәм Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең Кышкы чемпионатының беренче көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнгән.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген 2015 ел өчен Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система астының эшен нәтиҗәләү буенча коллегиянең утырышы булды. Анда Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм идарәчелекләренең вәкилләре, шулай да Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ җитәкчелеге катнашкан.

Моңарчы булмаган катнашучылар саны – 450 дән артык кеше, Россиянең 21 регионыннан 23 төркем бүген гамәли янгын сүндерү спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XII Бөтенроссия ярышларының хөрмәтле трофее өчен көрәшергә башлаган.

“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында һәлак булган ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ЦУКС ның янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте бышлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин Кыюлык ордены белән үлгәч бүләкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International