Моңарчы булмаган катнашучылар саны – 450 дән артык кеше, Россиянең 21 регионыннан 23 төркем бүген гамәли янгын сүндерү спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XII Бөтенроссия ярышларының хөрмәтле трофее өчен көрәшергә башлаган.
Бөтенроссия ярышларның ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Шулай ук хөрмәтле кунаклар санында Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм башка рәсми шәхесләр булган.