Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.