“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында кешеләрне коткарганда һәлак булган эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костинның гаиләсенә Кыюлык ордены бүләкләнгән

2016 елның 5 феврале, җомга

“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында һәлак булган ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ЦУКС ның янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте бышлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин Кыюлык ордены белән үлгәч бүләкләнгән. Тол хатынына Наталья Геннадьевнага һәм кызына Александрага орденны бирү бүген ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ахыргы коллегия вакытында булды. Вафат булганның туганнарына бүләкне ТР Премьер-министры – ТР КЧСиПБ рәисе Алексей Песошин бирде.

Шулай ук “Батырлык өчен” медальне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы эчке хезмәт полковнигы Константин Маратович Чанышевка бирделәр. “Һәлак була торганнарны коткарган өчен” медальне эчке хезмәт прапорщигы, “Татарстан Республикасы буенча 7 нче ФПС отрядының” 2 нче янгын сүндерү бүлегенең бүлекчә командиры Евгений Олегович Цыгановка бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International