Буа районында коткаручылар Зөя елгасында батып үлгән малайның мәетен таптылар

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

11 августта су коенган вакытта малай су астына китә һәм күздән югала. Кызганычка каршы, аның дуслары беркемгә дә әйтми.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар Буа районының Әлши авылы янында Зөя елгасында су коенган. Моннан тыш, янәшәдә аңа ярдәмгә килергә беркем дә булмаган.
12 августта 02.42 сәгатьтә коткаручылар 2010 елда туган малайның мәетен Зөя елгасы агымы буенча аска таба 500 метр ераклыкта таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International