ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 7 августында " Мин күкне сайлыйм!» авиашоу вакытында Идел, Казансу елгаларының су акваторияләре файдаланылачак. Кешеләр тормышы иминлеген тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.07.2021 ел, №526 карары белән, 2021 елның 7 августында 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кече үлчәмле судноларда, шулай ук гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрдә, Казансу елгасы участогында Кремль дамбасыннан «Миллениум» күперенә кадәр бару тыела.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакыру буенча - 26 тапкыр, башка  хезмәтләр белән  хезмәттәшлек - 6 тапкыр, кыска ялганыштан - 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2 янгын, башка объектларда - 5 янгын.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Көн саен Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт эшчеләре ( янгын сүндерү частендә дежурлыкта торучылар),  янгын сүндерүгә чакыру булмаган вакытта үз-үзләрен әзерләү һәм һөнәри осталыкларын  үстерү өстендә  эшлиләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: чүп-чарны сүндерергә - 5 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 2 тапкыр, камыш сүндерүгә - 1 тапкыр,  ялган чакырулар буенча - 28 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, янгынсыз кыска ялганыштан - 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек - 8 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5 янгын, транспорт чаралары  - 1 янгын, кулланышта булмаган каралты - 1 янгын, башка объектларда - 8 янгын.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мөхитне күзәтү идарәсе" ннән түбәндәге эчтәлекле кисәтү килде: "Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатьтән 4 августка кадәр)  урыны белән яшенле Һәм койма яңгырлар, боз, 17-25 м/с көчле җил (Казан шәһәрендә-4 августтан 10 сәгатькә кадәр) көтелә. Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек булачак."

Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт идарәсенең Түбән Кама отрядының ПСЧ-33 полигонында «ТАИФ-НК» АҖ предприятиеләре коллективлары арасында янгын эстафетасы буенча традицион ярышлар узды. Ярышларны оештыруда завод хезмәткәрләренә Түбән Кама янгын сүндерүчеләре  ярдәм итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакыру - 25 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек – 6 тапкыр, янгынсыз кыска ялганыштан - 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, төзелүче каралтылар – 1 янгын, кулланышта булмаган каралтылар – 1 янгын, башка объектлар - 8 янгын.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

2 августта, 11.23 сәгатьтә Казан шәһәре, Вахитов районы, Бауман ур., 27 адресы буенча урнашкан бинаның түбәсе яну турында хәбәр алынды. ПСЧ-2 7 ПСО янгын сүндерү бүлегенең беренче янгын бүлекчәсе килү белән, 1853 елда төзелгән дүрт катлы  кирпеч бинасының түбәсе януын ачыклады.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Алардан:  чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 23 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр,  янгынсыз кыска ялганыштан - 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек - 6 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 20 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 9 янгын, каралтылар - 1 янгын, ачык саклау урыннары - 1 янгын, башка объектлар - 10 янгын.  Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


31
июль, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отрядының Әнәк авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре урып-җыю, эшкәртү һәм саклау урыннарында янгыннарны кисәтү буенча янгын-профилактик эшчәнлек кысаларында «Хезмәт-01» мәгълүмат стендларында белешмәлекләр урнаштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International