2022 ел, 26-нчы гыйнвар вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.
Казан җылылык электр үзәге №3 – шәһәрнең иң эре җылылык электр үзәге. Эре сәнәгать предприятиеләрен, «Салават Күпере» микрорайонын һәм Казанның торак йортларын өзлексез җылылык һәм электр белән тәэмин итү станциянең ышанычлы эшенә бәйле.
2022 ел, 25-нче гыйнвар вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән.
Актаныш авылында урнашкан "сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесендә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы Илгиз Рәшитов янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде.
Балаларны янгын куркынычсызлыгы буенча тормыш өчен кирәкле кагыйдәләр өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә.
2022 ел, 24-нче гыйнвар вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.
Бүген Бөтенроссия коткаручылар корпусы иреклеләре, Россия ГТХМ КСДИ хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы су объектларында бәхетсезлек очракларын профилактикалау буенча чираттагы рейд үткәрделәр.
2022 ел, 23-нче гыйнвар вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVII Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирның төп трофеен – Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогын яулап, барлык команда зачетларында да җиңүчеләр булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин "2022 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында" 21.01.2022 ел, № 33 Татарстан Республикасы Законын имзалады.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм халыкны, хуҗалык һәм торак объектларны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне саклау максатларында 2022 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау буенча чаралар планы расланды.
Бүген Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектларының территориаль подсистемалары эшчәнлегенә 2021 ел өчен йомгак ясау һәм 2022 елга бурычлар кую буенча җыелуларның икенче көне кысаларында территориаль органнар җитәкчеләре Советында бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин һәм янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның Идел буе ветераннар советы рәисе отставкадагы генерал-лейтенант Петр Андреевич Третьяков тапшырдылар.