ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. 


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе

      Яз һәм җәй периоды җитү белән коры чирәм янып янгын чыгу очраклары саны арта. Һава салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, урыннар белән коры-сары яну күзәтелә. Бу елны Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре һәм ТР МЧС янгынчылары инде 77 янгын сүдерделәр. Барлыгы 250 кеше катнашты һәм 82 берәмлек техника. Гомуми яну мәйданы 43 мең кв.метр тәшкил итте.

      Еш кына язгы янгыннарда кешеләр үзләре гаепле. Дача, йорт алды территорияләрен чистару өчен чүп, кипкән үсемлекләр  яндырыла, балалар учаклар ягалар, һәм үзләре эшләренең корбаннары булалар. Күп еллык чүп үләннәре киң таралган тамырлары ярдәмендә кечкенә учак утын зур мәйдан буенча тиз таратырга мөмкин. Янгынчылар өчен мондый янгынны сүндерүе аеруча авыр эш, һәм зур материаль чыгым.

      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ял итү урыннарында учак алдында игътибарлы булыгыз. Янгын чыгу очрагында “112” номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

      14.04.2014 № 674-р Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча яз һәм җәй периодында янгын чыгу очраклары һәм янгында һәлак булганнар саны артуы сәбәбеннән, 21 декабрь 1994 ел №69-ФЗ “Янгын куркынычсызлыгы турында” 30нчы Федераль закон статьясы һәм 18 май 1993 ел №1866-XII «Янгын куркынычсызлыгы турында» 25нче Татарстан Республикасы Законы буенча:

      20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим булдырырга;

      Нурания Каримовна Галлямова, Фания Каримовна Ульянова, Валентина Николаевна Бикбова һәм Ильсияр Ильгизаровна Сорокина ел саен Ш.С.Каратай исемендәге ТР МЧС Республика реабилитация үзәге стеналарында очрашалар. Аларны бер вакыйга берләштерә - хезмәт бурычын үтәгән вакытта аларның ирләре һәлак була. Мондый хәлләр көтмәгәндә, кинәт була. Гаиләләр өчен бу зур кайгы. Коткаручы көне, Янгынчылык көне, 8 Март һәм башка тантаналы чараларда һәлак булган янгынчыларның туганнары һәм якыннары күрешә, аралаша. Алга таба яшәргә, балаларны үстерергә, түзәргә бу көч бирә. Хәсрәт күргән гаиләләргә гел ярдәм күрсәтелеп тора. Гаиләләр МЧСтан санаторийларга, чит илгә путевкалар алалар. Алар белән бик актив психологик эш алып барыла.

      «Яңа Зәй» газетасы редакциясенә күп катлы йортларда яшәүчеләрдән ишегалларында дөрес калдырылмаган автомобильләр турында мөрәҗәгатьләр килә башлады. Проблема бик актуаль. Куркыныч хәл чыкса, махсус машиналар керә алмыячак. Болай да тар юллар яшәүчеләрнең машиналары белән тулган, зур янгын машинасы белән түгел, җиңел автомобиль, хәтта коляска белән дә кереп булмый. Юлларны кар һәм боздан чистартуга кыенлык тудырыла. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын. Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транпорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр. 

 


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      Зур янгын һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү буенча бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү системасы көчләре һәм идарә итүче органнары белән 15 - 17 апрельдә укулар узачак.

      Яр Чаллы шәһәрендә ААҖ “Вамин Татарстан” филиалында – “Яр Чаллы сөт комбинаты”нда планнан тыш янгын-тактик укулар узды. Легенда буенча, комбинат компрессор цехы аппарат бүлмәсендә аммиак таралуы белән янгын чыкты. Сигнал буенча барлык комбинат хезмәткәрләрен эвакуация юллары аша бинадан алып чыктылар. Комбинат ирекле янгынчылары утны сүндерергә керештеләр. Озакламый №72, 89 һәм 55 ОФПС-15 янгын частьләре командалары килеп җитте. Эш тиз вакытта башкарылды. Җәрәхәтләнүчеләр юк. 

      Бу елны ТР ГПС икенче федерал янгынга каршы хезмәт отряды 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. Отряд эше вакытында коткарылган гомерләр, кисәтелгән куркынычлыклар саны һәм башка күп кенә ирешкән уңышлары белән аерылып тора. Аның тарихында күп кенә җиңүләр; җаваплылык, максатка омтылу, көйле, сыйфатлы хезмәт һәм өлгерлек хас аңарга.

      Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре Идарәсе инспекторлары торак йортлар ишегаллары буенча рейдлары дәвам итә. Бөгелмә №64 янгын часте рейдлары нәтиҗәләре буенча, һәлакәт чыгу очрагында янгынчылар  эш техникасын куя алмыячак, йорт аралары юллары автомобильләр белән тулган.

      Рейдлар ай дәвамында дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр алда проблеманы хәл итү максатыннан тиешле чаралар булдыру өчен соңыннан ЖЭУга җибәреләчәк.

 

      Ю.Исмагилова

      informk.ru мәгълүматларыннан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International