«Яңа Зәй» газетасы редакциясенә күп катлы йортларда яшәүчеләрдән ишегалларында дөрес калдырылмаган автомобильләр турында мөрәҗәгатьләр килә башлады. Проблема бик актуаль. Куркыныч хәл чыкса, махсус машиналар керә алмыячак. Болай да тар юллар яшәүчеләрнең машиналары белән тулган, зур янгын машинасы белән түгел, җиңел автомобиль, хәтта коляска белән дә кереп булмый. Юлларны кар һәм боздан чистартуга кыенлык тудырыла.
Бу проблемага игътибар ителде, Зәй муниципаль районы ТР Россия МЧС УНД Баш идарәсе чаралар күрә башлады. Парковка кагыйдәләрен бозучыларга тиешле протокол төзү өчен белдерү кәгазьләре җибәреләчәк. Автомобильне дөрес җирдә калдырмаган өчен штраф каралган: физик шәхесләр өчен 1.5-2 мең сум, урындагы шәхесләр өчен – 7-10 мең сум һәм юридик шәхесләр 100дән 150 сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.
Автомобильләрне кайларда куярга тыела:
- газоннарда һәм башка яшеллек урыннарында;
- ишегалларына керү юлларында;
- махсус транспортка кыенлыклар тудырырга мөмкин булган урыннарда;
- тротуарларда, махсус билгеләнгән урыннардан башка.
Шулай ук автомобилистларга белергә бик мөһим: торак зоналарда җәяүлеләр өстенлеккә ия, алар тротуарлардан гына түгел, юллардан һәм башка урыннардан да йөрергә хокуклы.
Айгөл Яруллина, "Яңа Зәй"