Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. 

 

15.04.2014 ел  18.19  Югары Ослан МР Шеланга авылы,  Октябрьск урамы,  68 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 36 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1978 елгы хатын – кыз мәетен таблар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

 

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International