ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

120 кеше һәм 50 берәмлек техникадан (шул исәптән ГТХМ нан 30 кеше һәм 9 берәмлек техника) торган РСЧС территориаль система астының шәһәр звеносы көчләре һәм чаралары группасы калган төзелешләрне сүтү һәм эзләү эшләре буенча ике сменалап мәсәләләр комплексын башкара. Җимерелгән урында 1 500 кв. метрдан артык түгел өемнәрне җыештырырга калган.

2015 елның 11 нче мартында Казан шәһәрендә “Адмирал” сәүдә үзәгендә гражданнарның үлеменә һәм сәламәтлегенә зыян китергән һәм бу объектта үзләренең эшен башкарган эшмәкәрләргә зур материаль зыян китергән янгын белән бәйле Татарстан Республикасы территориясендә аерым янгынга каршы режим кертелгән.

Кукмара районында 2015 елның 25 нче гыйнварында 50 яшьлек хуҗаны яна торган өеннән коткарган ике яшәүчегә, Ризанур Кәримуллинга һәм Айнур Мөхәмәтгалиевка, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исеменнән рәхмәт хаты бирелгән.

Узган атнада ТР буенча Дәүләт янгын хезмәте икенче Федераль янгынга каршы отрядның янгын сүндерүчеләре осталыгын спорт һәм интеллектуаль өлкәдә күрсәтте. 13 бүлекләрнең хезмәттәшләре шахмат тактасы һәм теннис өстәле алдында очрашты. Бу чара профсоюз оешмасы инициативасы буенча оештырылып Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

21 нче мартта Кукмарада “Зилант” спорт комплексы нигезендә федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында “2015 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы командасы” исеменә республика ярышлары үтте. Ярышларда республиканың барлык янгын бүлекләреннән 10 команда катнашты.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 23 мартына хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  7 янгын. 1 кеше коткарылган.


22
март, 2015 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 2 кеше коткарылган.


21
март, 2015 ел
шимбә

Тәүлек эчендә 184 кеше һәм 40 берәмлек техникадан торган (шул исәптән 33 кеше һәм 9 берәмлек техника) РСЧС көчләр һәм чаралар группасы эзләү эшләрен үткәреп ике сменалап калган төзелешләрне сүтү буенча мәсәләләр комплексын башкара.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International