Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча иң яхшы команда булды

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

21 нче мартта Кукмарада “Зилант” спорт комплексы нигезендә федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында “2015 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы командасы” исеменә республика ярышлары үтте. Ярышларда республиканың барлык янгын бүлекләреннән 10 команда катнашты.

Ахырда Яшел Үзән янгын бүлеге командасы иң яхшысы булып чыкты. Икенче урынны Әлмәт шәһәре янгын сүндерүчеләре алды, а өченче урында – Түбән Кама янгын бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International