Тәүлек эчендә Татарстанда 14 янгын чыккан

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  7 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр приборларын  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 6 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның электр приборы төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру буенча – 3 тапкыр.

22.03.2015  ел 16.05 Казан шәһәре, Дубравная урамы, 49 нчы йорт.

Тугыз катлы панель торак йортның икенче каттагы фатирда ут чыга. 10 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр, 1983 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International