Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә шәхси состав алдында 1994 елдан 2000 елга кадәрь Татарстан Республикасы ЭЭМ Дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсенең башында торган Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең ветераны, эчке хезмәт полковнигы Низаметдинов Исхак Абдулбәри улы хөрмәтләве үтте. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчелегеннән хезмәттәшләр элекке җитәкчене 70 еллыгы белән котладылар.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең бөтен рәхмәтле коллективы исеменнән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең беренче башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Тахир Кәримуллин юбилярга бүләк буларак телевизор бирде. Шулай да үзенең элекке җитәкчесен Исхак Низаметдиновтан соң ук ТР буенча ЭЭМ Дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсенең башына баскан Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр минстры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов һәм ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең Ветераннар советы рәисе Петр Иванов җылы итеп тәбрикләделәр.