Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең иң хөрмәтле ветераннарның берсенә, Виктор Иванович Лачугинга 80 ел тулган. Җаваплы, изгелекле, астында эшләүчеләргә һәм беренче чиратта үзенә таләпчән – шулай дип Виктор Иванович турында элекке хезмәттәшләре сөйли. Юбилярны әһәмиятле дата белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре тәбрикләде. Ветеранга бүләкләр биреп аңа ихлас күңелле 80 еллык юбилее белән тәбрикләү сүзләрен әйттеләр.