ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 2 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.    


21
май, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 30 дан артык хезмәткәре “Татарстанның чиста урманнары” республика табигать саклау акциясендә катнашты. Бу акция Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-эпидемиология хәлен барлыкка китерүгә юнәлгән. Чара нигезендә ГТХМ хезмәткәрләре көнкүреш чүп-чарны җыеп алган, “Дубравная” чаңгы шуу базасы янында агач төзелешләрне сүткән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.    


20
май, 2016 ел
җомга

Апаста “Татарстан Республикасы ирекле янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы бүлекчәсе” республика смотр-конкурсының ахыргы этабы нигезендә хәрби җәелдерү буенча ярышлар үтте. Быел Татарстанның иң яхшы ДПО төркеме дип аталыр өчен 44 төркем – муниципаль ярышларның җиңүчеләре – ярышты. АРС-14 янгын сүндерү автомобиле төп приз булып уйнатылды.

 

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2016 елның 21 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшен, яңгыр һәм җил булуы көтелә(15-20 м/с кадәр).

 

Бүген Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесы клубында Русия Оборона министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет һәм Кораллы көчләрнең Запас офицерлары берләшмәләренең милли ширкәте (МЕГАПИР) кораллы көчләрнең хәрби бүлекләрнең һәм вузларның хәрби хезмәткәрләре, Русия  ГТХМ, Русия ЭЭМ, ДОСААФ, шулай да ветераннар һәм яшьләр оешмалары катнашуы белән офицерлар җыелышын үткәрделәр. 2016-2020 елларга Гражданнарның патриотик тәрбия дәүләт программасы очрашуның темасы булган.

Бүген Татарстанда “Куркынычсызлык мәктәбе” программасы буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары тәмамланды. Мамадыш районының Соколка торак пункты янында үткәрелгән ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең һәм Сарман, Мамадыш, Балтач һәм башка муниципаль районнарының мәктәп укучылары катнашкан иде. Барлыгы 18 төркем.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.    


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Алар гомер юлларында күп нәрсә күргән – кайгылыны да, кызыкны да, көлкелене дә. Су көчен алар буйсындырган һәм су катламында алар күптән үз кеше булган. Бу турыдан-туры әйткәндә дә, күчермә мәгънәдә әйткәндә дә авыр эш (бигрәк тә җиһазларның һәм йөкләрнең авырлыгы 50 кг җиткәндә). Сүз Татарстан Республикасы карамагандагы су астына керү хезмәтенең хезмәткәрләре турында бара. Русия ГТХМ системасында су астына керү хезмәтен кору көненең 20 нче еллыгына нәтиҗәләр китерергә һәм булган хәлләрне искә төшерергә кабул ителгән. Татарстан водолазлары, 1997 елның 30 декабрендә дус ГТХМ гаиләсенә соңрак кушылса да, байтак нәрсәне искә төшереп сөйли ала.

20 май көнне Апас районының Каратун авылының үзәк стадионында иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрнең республика ярышларның финал этабы узачак. Төп приз - янгын сүндерү машинасы АСР-14.

           


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International