ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Октябрьнең 5 нән 7 нә кадәр Казан федераль университетында Бөтенрусия психологик форумы булачак. Анда илнең җитәкче психологлары һәм Русия психологик җәмгыяте (РПО) региональ бүлекләренең вәкилләре катнашачак. Алар бергә психология үсешенең төп юнәлешләре һәм заманча психология фәне һәм практикасының төп проблемалары турында фикер алышачак. Пленар утырышта көч идарәчелекләренең психология хезмәтләренең эш нәтиҗәләре турында доклад белән РПО вице-президенты, Русия ГТХМ ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең директоры, психология фәннәре кандидаты Юлия Шойгу чыгачак.

4 октябрьдә Русия гражданнар оборонасының 85 еллыгына багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенрусия дәресе чикләрендә республиканың барлык мәктәпләрендә тематик дәресләр үтте. Гомумбелем йортларында укучыларга илнең гражданнар оборонасы барлыкка килү һәм үсү тарихын, заманча этапта милли иминлекнең мөһим өлеше буларак гражданнар оборонасының ролен, үсеп килә торган буында тормыш иминлеге культурасын алга таба формалаштыруы турында һәм аны төрле экстремаль хәлләрдә эшләргә хәзерләү җиткерелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 121 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 92 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бу әһәмиятле көндә тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү эшенә гомерен багышлаган гражданнар оборонасы ветераннарына бик зур рәхмәт белдерәм. Сезнең бай тәҗрибәгез, акыллылыгыз, намуслы эшләрегез безнең өчен һәрвакыт дәртләндерә торган көч булып тора.

Өлкән кешеләр декадасы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ бүлекләрендә ГТХМ системасының ветераннарына төрле ярдәм күрсәтүгә юнәлгән чаралар үткәрелә. Балык Бистәсе муниципаль районының ОФПС-7 нең 128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре бүлек башлыгы җитәкчелегендә ветераннарына тору урыннарына барган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген КМТТУ университетының “Сәнәгый һәм экологик иминлек” факультетының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отрядында булдылар. Студентларны киләчәк һөнәр белән очраштыру тәҗрибә белән алышу, Русия гражданнар оборонасы корылу көненә 85 еллыгын һәм Татарстан Республикасы эзләү-коткару хезмәтенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итү чикләрендә оештырылган.

Русия Федерациясе Президенты Указына туры китереп, Русия ГТХМ хезмәткәрләре дәүләт бүләкләрен алган. Экстремаль шартларда кыюлык, батырлык һәм үз-үзен аямаган өчен 3 нче махсус янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең газ һәм төтеннән саклау хезмәтенең өлкән инструкторы Нияз Ибатуллин һәм респираторчы Артур Хузин Русия ГТХМ министры Владимир Пучков кулыннан “Кыюлык өчен” медален алдылар.

Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны гадәттәгечә Татарстан Республикасы диннәре белән үзара тәэсир итешә. ТР Мөселманнарының диния нәзарәтенең һәм Рус православие чиркәвенең вәкилләре белән катнашуда очрашулар, түгәрәк өстәлләр, дәресләр үткәрелә. Шундый очрашуларның берсе 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд актлар залында үтте. Диалог формасында отряд хезмәткәрләре Русия ГТХМ на салынган мәсьәләләрне чишкәндә яшь эшчеләрнең рухи һәм әхлакый тәрбия, халыкара аралашу культурасы сораулары турында фикер алыштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International