Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының хөрмәтле ветераннары, җитәкчеләре һәм белгечләре!
Бу әһәмиятле көндә тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү эшенә гомерен багышлаган гражданнар оборонасы ветераннарына бик зур рәхмәт белдерәм. Сезнең бай тәҗрибәгез, акыллылыгыз, намуслы эшләрегез безнең өчен һәрвакыт дәртләндерә торган көч булып тора.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Чын күңелдән Гражданнар оборонасы көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, рухи көч, тормыш энергиясен, гаилә иминлеген һәм тынычлык телим!
Сезнең осталыгыгыз, җаваплылыгыз һәм эшегезгә бирелгәнлегегез гражданнар оборонасы үсүенә һәм республикабызның бәхете өчен табигый һәм техноген сыйфаттагы гадәттән тыш хәлләрдән халыкны һәм территорияләрне саклау мәсьәләләрен чишүгә алга таба булыша.