Русия Федерациясе Президенты Указына туры китереп, Русия ГТХМ хезмәткәрләре дәүләт бүләкләрен алган. Экстремаль шартларда кыюлык, батырлык һәм үз-үзен аямаган өчен 3 нче махсус янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең газ һәм төтеннән саклау хезмәтенең өлкән инструкторы Нияз Ибатуллин һәм респираторчы Артур Хузин Русия ГТХМ министры Владимир Пучков кулыннан “Кыюлык өчен” медален алдылар.