Русия ГТХМ психологлары Бөтенрусия психологик форумында катнашачаклар

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Октябрьнең 5 нән 7 нә кадәр Казан федераль университетында Бөтенрусия психологик форумы булачак. Анда илнең җитәкче психологлары һәм Русия психологик җәмгыяте (РПО) региональ бүлекләренең вәкилләре катнашачак. Алар бергә психология үсешенең төп юнәлешләре һәм заманча психология фәне һәм практикасының төп проблемалары турында фикер алышачак. Пленар утырышта көч идарәчелекләренең психология хезмәтләренең эш нәтиҗәләре турында доклад белән РПО вице-президенты, Русия ГТХМ ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең директоры, психология фәннәре кандидаты Юлия Шойгу чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International