9 апрельдә 17.48 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 11 нче ФЯХ отрядының 64 ЭКБ бүлегенең элемтә пунктына Бөгелмә р-он, Подгорный п., Луговая ур., 16 адресы буенча фатир яну турында хәбәр килде
9-нчы апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 78 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, башка объектлар - 38 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар (корылмалар) – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Казанда Янгынга каршы махсус режим 2020 елның 1 апреленнән 30 маена кадәр шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә эшли. Бу чорда бакча кишәрлекләрендә һәм гомуми файдаланудагы территорияләрдә чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела.
7-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, төзелә торган (реконструкцияләнә торган) биналар - 1 янгын, башка объектлар - 14 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар (корылмалар) – 1 янгын.
7 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар өчен брифинг узды, анда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары-күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев катнашты. Брифинг темасы: "Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында". Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында кабул ителгән чикләүләрне исәпкә алып, брифинг дистанцион режимда узды.
2020 елның 5 апрелендә 09 сәгать 15 минутта Түбән Кама муниципаль районының БДДХнә Кама Аланы эчке эшләр идарәсе кизү торучысыннан телефон аша ике балыкчының югалуы турында хәбәр килде.
6-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары х янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-4 янгын, транспорт чаралары - 2 янгын, башка объектлар - 15 янгын.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән 2020 елның 6 апрелендә 18 сәгатьтән 7 апрельдә 22 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
5-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 140 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 47 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 9 янгын, башка объектлар - 36 янгын, транспорт чаралары – 2 янгын. Янгыннарда 32 кеше коткарылган, кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
Бүген Казан шәһәре буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре халыкка көнкүрештә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат искә төшерделәр. ДЯК инспекторлары шәһәрлеләргә тематик белешмәлекләр тараттылар һәм балаларны өйдә ялгыз калдырмаска сорадылар, хәтта кибеткә яки даруханәгә барырга кирәк булса да.