Су хаталар кичерми. Түбән Кама районында югалган балыкчыны эзләү дәвам итә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 5 апрелендә 09 сәгать 15 минутта Түбән Кама муниципаль районының БДДХнә Кама Аланы эчке эшләр идарәсе кизү торучысыннан телефон аша ике балыкчының югалуы турында хәбәр килде. Кама Аланы эчке эшләр идарәсенә хәбәр 05.04.2020, 00 сәгать 10 минутта бер балыкчы кызыннан килә. 4 апрельдә сәгать 7дә ике 1955 һәм 1960 елгы ир-ат балык тотарга китә һәм әйләнеп кайта алмый. Югалу урыны якынча урнашуы - Вязовый күле.

Эзләү вакытында 6нчы ЗЭКО коткаручылары 1 балыкчы мәетен тапкан. Икенчесен эзләү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, суга чыкканчы кече судно йөртүчегә алдагыларны үтәргә кирәк:

- судноның һәм аның механизмнарының төзеклеген тикшерү;

- судноны үз вакытында (биш елга бер тапкыр) тикшерергә;

- билгеләнгән нормалар нигезендә кирәкле җиһазлар, коткару чаралары һәм башка тәэмин итү предметлары белән тәэмин ителешне тикшерү.

- ярдан һәм дулкынның биеклегеннән рөхсәт ителгән ераклыкны сакларга, ягъни булачак һава шартлары турында мәгълүмат алырга кирәк.

- үзең белән элемтә чаралары булу, балык тоту яки ял итү урыны турында туганнарын кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International