Бүген Казан шәһәре буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре халыкка көнкүрештә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат искә төшерделәр. ДЯК инспекторлары шәһәрлеләргә тематик белешмәлекләр тараттылар һәм балаларны өйдә ялгыз калдырмаска сорадылар, хәтта кибеткә яки даруханәгә барырга кирәк булса да.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мондый профилактик эшне көн саен кибеткә яки даруханәгә чыккан кешеләр арасында гына түгел, шәхси секторны да узып бара, чөнки язын йорт яны территориясендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмичә, чүп-чарны һәм коры-сары яндыра башлыйлар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда 2020 елның 1 апреленнән 30 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгынга каршы махсус режим вакытында Казанда корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта ризык әзерләү (учак, мангаллар), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, Экономика объектлары, урман кишәрлекләре белән чикләнә торган савыктыру оешмалары территорияләрендә 1-3 класс куркынычлык пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела, дип искә төшерә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары.