Игътибар! Һава шартлары начарлануы көтелә! ГТХМ тәкъдимнәре

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән 2020 елның 6 апрелендә 18 сәгатьтән 7 апрельдә 22 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
6 апрельдә кич белән, тәүлек дәвамында 7 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көчле җил көтелә, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә уңга-сулга артык хәрәкәтләр ясамагыз, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт туктаулардан качарга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, сезнең артыгызда баручы машиналарга сигнал биреп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International