18-31 август көннәрендә ТР Спорт министрлыгы һәм парус спорты федерациясе Казансу елгасы акваториясендә Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр "Милли Җилкәнле лиганың II этабы" премьер-дивизионының җилкәнле спорты буенча ярышлар үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт Идарәсенең Түбән Кама филиалының укыту-тренировка полигонында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган газ-төтен саклау хезмәте звенолары арасында 42 нче республика ярышлары узды. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы отрядлары ГДЗС икешәр звеносын үзләренең иң көчле бүлекләрен җибәрде. Түбән Кама отряды данын ЭКБ-35 һәм ЭКБ-90 янгын сүндерүчеләре яклады.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үсеп килүче буын белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Дәресләр кысаларында инспекторлар сабыйларга өйдә янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм шырпы белән уйнаганда нинди куркыныч янаганын аңлаталар.
20-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: Һәлак булучылар юк. 1 кеше зыян күргән.
Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елы башлануга әзерләү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 20 августыннан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде.
17.24, 19.08.2020 Биектау районы, Коркачык авылы, Клубная урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан ике катлы күпфатирлы йортның фатирында яну турында хәбәр килде.
Күпфатирлы ике катлы панельле торак йортның беренче катындагы фатирда мебель янды.
2020 елның 20 августында Түбән Кама МР, Олы Афанас авылы, Юбилей урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан ике катлы торак йорт фатирында янгын чыга.
Беренче катта урнашкан 9-нчы номерлы фатир яна. Фатир 1968 елда туган ир-атныкы.
19-нчы август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 6 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, җитештерү объектлары – 1 янгын, башка объектлар - 5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган 4 кеше коткарылган, 12 кеше эвакуацияләнгән.
Янгын-профилактика эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Котлы Бөкәш авылының урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында чыгыш ясады.
18-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 4 янгын, транспорт чаралары – 2 янгын, башка объектлар - 2 янгын.