ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

27-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, җитештерү объектлары – 1 янгын, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге биналар – 1 янгын, каралтылар - 1 янгын, башка объектлар-7 янгын.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан АССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Россия ГТХМ 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГТХМ 25 еллыгы һәм Апас муниципаль районының 90 еллыгы уңаеннан Апас ш.т. п. янгын депосының яңа бинасын ачу тантанасы булды.

26-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда һәм ишегалды корылмаларында-5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

25-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 8 янгын, транспорт чарасы - 1 янгын, башка объектлар-6 янгын. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган 1.        


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Кече үлчәмле суднолар хәрәкәтен тыю Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елда «Җилкәнле спорт буенча "Милли җилкәнле лиганың II этабы" ярышларын үткәргәндә су объектларыннан файдалану турында» 24.08.2020 ел, № 725 карары нигезендә, 24-30 август көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

24-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, башка объектлар - 4 янгын.       


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Казан хакимияте ишегалларында янгын техникасы өчен тамга кую буенча Мәскәүнең уңышлы тәҗрибәсен үзләштерергә ниятли. Беренче ике Кызыл-Ак тамга Мәскәү районындагы Декабристлар урамы буенча 113 һәм 115 санлы йортлар подъездлары янында сынау проекты сыйфатында барлыкка килде.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге базасында балаларның суда үз-үзен тотышын профилактикалау буенча шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс шартлары буенча малайлар һәм кызлар кесә телефонына гыйбрәтле ролик төшерергә һәм аны социаль челтәрләрдә интернет киңлекләрендә урнаштырырга тиешләр иде. Иң яхшы эшләр кулланучылар арасында онлайн-тавыш бирү режимында билгеләнде.

23-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-5 янгын, башка объектлар – 7 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


22
август, 2020 ел
шимбә

Бүген, 22 августта, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМның барлык бүлекчәләрендә тантаналы рәвештә барлык шәхси составны җәлеп итеп, Россияның «триколор» күтәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International