Янгын-профилактика эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Котлы Бөкәш авылының урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында чыгыш ясады.
Яңа уку елы алдыннан Ф.Г. Адиатуллин укучыларның ата-аналарын 2020 елның беренче яртыеллыгында районда янгыннарның оператив хәле белән таныштырды, балаларга ут белән сак эш итүләрен сорады һәм автоматик янгын хәбәрчеләре урнаштыруның файдасы турында мәгълүмат җиткерде. Ата-аналар белән әңгәмә вакытында ул шулай ук янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренә һәм аларның нәтиҗәләренә аерым тукталды.
Чара ахырында аерым пост башлыгы барлык тематик белешмәлекләр тапшырды, анда «101» һәм «112»ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерлары күрсәтелгән.