Саф һавада балалар белән дәрес

2020 елның 21 августы, җомга

Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үсеп килүче буын белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Дәресләр кысаларында инспекторлар сабыйларга өйдә янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм шырпы белән уйнаганда нинди куркыныч янаганын аңлаталар.
«Имин җәй» акциясе кысаларында Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге инспекторлары Илгиз Рәшитов һәм Марат Арсланов Актаныш муниципаль районының 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрделәр.
Аеруча янгын сүндерүчеләрнең кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәре кызыксыну уятты. Боевка, каска һәм итекләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, әлбәттә, бик зур булып чыкты, тик алардан үрнәк алырга теләүчеләр азайды.
Үткәрелгән янгын куркынычсызлыгы көне барышында барлыгы 42 бала катнашты һәм 7 тәрбияче һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән инструктаж үткәрелде, аларның һәркайсына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International