Бүген закон бозучыларны бакчачылык ширкәтләрендә һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсе районында шәхси сектор территориясендә дә эзләделәр. Яшел Үзән районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге, 8 янгын-коткару отряды, полиция һәм җирле администрация вәкилләре составындагы патруль мобиль төркем коры үлән һәм чүп-чар яндыручыларны, шулай ук дачада шашлык әзерләү һәвәскәрләрен эзләделәр.
20-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 197 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 89 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-10 янгын, каралтыда – 7 янгын, башка объектларда –69 янгын.
Совет янгын сүндерү хезмәте көне алдыннан хезмәт ветераннары Түбән Кама нефть химиясе комплексы объектларын саклауда торучы Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерү һәм коткару частьләрендә булдылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә җәйге кием формасына күчү буенча төзелү смотры узды. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе офицерлары һәм Казан гарнизонының шәхси составы Кризис хәлләрдә идарә үзәге бинасы янында тезелеп бастылар.
Суднолар йөрешле сулыкларда кечкенә судноларны йөзү навигация ачылганнан алып аның ябылуына кадәр, ә суднолар булмаган сулыкларда - ташкыннар кимегәннән соң, боз ката башлаганчы рөхсәт ителә.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең су объектларында аз сыешлы суднолардан файдалану кагыйдәләре үз көченә керде. Аз сыешлы суднолар белән идарә итүче затлар әлеге Кагыйдәләрнең таләпләрен үтәргә тиеш.
19-нчы апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 167 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 86 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 6 янгын, каралтылар - 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда-1 янгын, башка объектларда-1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.
Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең һәм Сарман районы башкарма хакимияте органнарының уртак, оешкан эшчәнлеге нәтиҗәсендә Сарман муниципаль районының ирекле янгын сагы бүлекчәләренең матди-техник базасын алга таба үстерү һәм ныгыту дәвам итә.
18.04.2021, вакыты 15.15, Мамадыш районы, Нурма авылы, Центральная урамы, 34.
5х8 метрлы бер катлы шәхси торак йорт яна.
16.15 янгын нәтиҗәләрен бетерү вакыты.
18-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 269 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 148 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 18 янгын, каралтыда – 3 янгын, башка объектларда-127 янгын.
Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, 15 апрельдә генә дә республика территориясендә 16 термик нокта теркәлгән.
Ел башыннан 36 термик нокта теркәлгән, 36ы расланган.
Барлыгы 15 апрельдә Татарстан янгын сүндерүчеләре коры үләнне сүндерергә 37 тапкыр чыктылар.
Коры үлән, камыл һәм урак калдыклары янгыннарының артуы турыдан-туры авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары яки арендаторлары ягыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлы рәвештә бозу белән бәйле.