Сарман районында ирекле янгын командасы өчен җылы бокс ачылды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең һәм Сарман районы башкарма хакимияте органнарының уртак, оешкан эшчәнлеге нәтиҗәсендә Сарман муниципаль районының ирекле янгын сагы бүлекчәләренең матди-техник базасын алга таба үстерү һәм ныгыту дәвам итә.

Мәсәлән, 2021 елның 15 апрелендә Ләке авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү командасы өчен җылы бокс ачылды. Җылы бокс кирәкле янгын-техник кораллар, күрсәтмә методик кулланмалар белән җиһазландырылган. Мобиль янгын сүндерү посты бар. Әлеге техника янгыннарны сүндерүдә берничә тапкыр катнашты.

Моннан тыш, әлеге чара кысаларында авыл җирлекләре башлыклары белән янгын куркынычы янаган чор алдыннан халык арасында профилактика эшен оештыру буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International