Утырыш “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте” Татар республика бүлегенең актлар залында узды. Анда 2010 елның төп нәтиҗәләрен ясадылар һәм 2011 елга булган комплекслы планын карадылар. Утырышның нәтиҗәләрен ясаганда “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте” Татар республика бүлегенең Совет рәисе Назмутдинов Алик Рәфкат улы эшкә гомуми нәтиҗәләр ясап, барлык утыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде, медальләр тапшырды.