Бүген Спартаковский урамында 35 нче торак йортта түбә сыгылып төште. Әлеге хәбәр оператив дежур пультына 09сәг. 40 минутта килә. Җәрәхәтләнүчеләр һәм үлүчеләр юк. 09 сәг. 42 минутта эзләү – коткару отряды җибәрелде. 09 сәг.50 минутта эзләү коткару отряды вакыйга булган урынга килгәч ишелү урына түбәнең сыгылуын күрәләр. Сыгылу җыештырылмаган кар аркасында барлыкка килгән. Ремонт торгызу эшләрен оештыру өчен МЧСтан 20 кеше һәм 5 техника җибәрелде, шулай ук УК ЖКХдан 15 кеше һәм 3 техника .