ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2014 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: транспорт чараның төзек булмау аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта техник чараларны дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.  


30
март, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә1 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


29
март, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын.

Сәбәпләре:  транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта техник чараны дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның һәм җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.  


28
март, 2014 ел
җомга

      Биек Тау районы Тимофеевка һәм Байкал торак пунктларында вакытлы янгын постлары булдырыла. Бу чаралар язгы ташулар вакытында куркынычсызлык тәэмин итү дәрәҗәсе кимемәс өчен башкарыла. Дөбъяз һәм Бирюлинск Зверосовхозы авыллары аерым постларында янгын техникасы әзерлеге тикшерелде.

      28 мартта 6.48 сәгатьтә Идел елгасында Югары Ослан авылыннан ерак түгел ярдан якынча 150м ерактыкта җылуда кеше бату турында хәбәр килде. 1956 елгы ир-ар иртән боз аша Аракчино станциясенә юнәлде, ярдан ерак китмичә боз астына төшеп китте. 06.51 сәгатьтә ярдәмгә 5 кеше составында ПЧ-112 ФГКУ “ТР 8 ОФПС” дежур караулы килде.  «Свияга» судносында ир-атны ярга алып чыктылар һәм ашыгыч ярдәм машинасында Югары Ослан узәк район хастаханәсенә җибәрделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын.

Сәбәпләре: электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм дымоходның төзек булмау аркасында - 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Бүген Казанда «2013\2014 уку елы Татарстан Республикасы «Яшәү иминлеге нигезләре» курсы ел укыгучысы» конкурсының йомгаклау этабы башланды. Ярышлар Авиастроительный районы №2 Мәктәпара уку комбинаты базасында узды.

      “ЯИН ел укытучысы” конкурсы  2000 елдан башлап 2 ел саен үткәрелә һәм 3 этаптан тора: муниципаль, зональ һәм региональ. Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Биек Тау, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтештә үзган зональ этап җиңүчеләре 2 көн буенда укыту өлкәсендә инновацион методларын күрсәтәчәкләр.

      Ярышларның төп максаты – ЯИН укытучыларының профессиональ һәм иҗади дәрәҗәсен билгеләү, аларга ярдәм итү, бүләкләү. Соңгы этап үз эченә “Гадәттән тыш хәлләрдә кешегә куркынычсызлык тәэмин итү”, “Объектта гражданнар оборонасы (уку бинасында) һәм “Гражданнарның хәрби бурычы һәм дәүләт оборонасы нигезләре” бүлекләрен ала.

      Авыл җирләрендә янгынчы профессиясен популяризациясе максатыннан  Татарстан Республикасы Чулпан авылы аерым посты хезмәткәрләре белән ачык ишекләр Көне үткәрелде.

      Экскурсиягә күркәм янгынчы профессиясе эше узенчәлекләре турында белергә Чулпан урта белем бирү мәктәбе укучылары килде. Янгын сүндерү җиһазлары ничек эшли, янгын нигә чыга, чыккан вакытта нәрсә эшләргә, янгын булмас өчен нәрсә эшләргә – боларны барысын да блаларга аңлаешлы һәм кызыклы формада пост хезмәткәрләре сөйләде һәм күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, сорауларын бирделәр. Ә иң ошаганы, әлбәттә – “кызыл машина” булды.

Зөя елгасы күтәрелеп, Буаның Кыят, Черки Кильдураз, Бәбки авыллары янында урнашкан ике күпер су астында калдырган. Хәзер әлеге авылларга урау юллар аша гына кайтып була.


Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Гомумән алганда, Татарстан елгалары һәм буаларындагы су нормадан артык күтәрелмәгән.

 

 Бүген Идел буе федераль округы РФ субъектлары вәкилләренең ведомствоара эш төркеме утырышында видеоконференция режимында язгы ташкынның һәлакәтсез узуы турында сөйләшенде. Шулай ук конференцэлемтәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе Алексей Песошин катнашты. Ул Татарстанда язгы ташуга әзерлек һәм хәзерге вазгыять турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International