Ирекле янгынчылар күрше йортларны уттан коткардылар

2014 елның 11 апреле, җомга

      Кичә Югары Ослан районында Югары Бистә авылында шәхси йортта янгын чыкты. Якынча сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Урынга беренчеләрдән “Татар Бурнашево” ДПО иреклеләре килде. Тиз янучы материаллар шактый булуы һәм янгын турында хәбәрнең соң килүе утның тиз таралуы сәбәбе булды. Күрше йортлар зыян күрмәде. Коткарылган милек якынча суммасы 1000000 сум.

      Кама Тамагы районында Зур Карамалы волонтерлары шәхси мунчаны сүндерделәр. Янгын чыгуының якынча сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International