Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 11 апреле, җомга

Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.

 

10.04.2014 ел 00.23 Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы,  71 нче йорт.

Ут бер катлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 12 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1966 елгы ир-ат мәетен табалар. Күршеләр әйтүенчә ул бер үзе яшәде, еш кына өйдә тәмәке тартты. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International