Былтыр үз территориясендә чүп-чар яндырган хуҗа тергезгән учакның ялкыны коры үлән буенча үрләп китеп, күршеләрнең мунчасына ут капты. Кызганычка каршы, язгы-җәйге чорда халыкның тизрәк чистарыну теләге – чүп-чардан, коры үләннән котылырга омтылуы менә шундый зур бәлаләргә дә китерә.
Менә тагын язгы санитар җыештыру чоры җитте. Без чисталыкка каршы түгел, ләкин һәр йорт хуҗасы учакларны корылмалардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта гына тергезергә яраганлыгын һәм аның артыннан даими күзәтергә, янып беткәч урынына су һәм ком си-бәргә кирәклеген онытмасын иде. Шулай ук бу вакытта коры үләнгә ут төртү һәм аның үз көенә януы бик зур куркыныч тудыра. Бу сәбәпле күпме йортлар, урманнар, хәтта авыллар көлгә калуы турында телевизордан сөйләп, газеталарда язып торалар. Кемнеңдер ваемсызлыгы, уйлап эш итмәве аркасында зур бәлаләр килеп чыкмасын өчен саклык күрсәтегез һәм кисәтүләргә колак салыгыз.
Хәер елның салкын фасылларында да ут-күз чыгу куркынычы кимеми. Быелның өч аенда районда 9 янгын чыгу очрагы теркәлде. Аларда 3 торак йорт, 4 корылма көлгә калды, 1 йортка, 4 корылмага өлеш-чә зыян килде. Тагын да авыррак югалту: янгыннарда өч кешенең гомере өзелде. Бер янгында ике кеше үлде, тагын бер очракта хатын-кыз пешеп, дә-ваханәгә эләкте һәм анда җан бирде. Алдагы елның тиңдәш чорындагы статистика белән чагыштырганда, янгыннар саны 30 процентка кимеде, ә менә алар китергән зыян 9 процентка күбрәк саналды.
Янгынның сәбәпләре “стандарт”, ягъни һаман кабатлана торганнар: ягу мичләренең төзексезлеге яки дөрес эксплуатация-ләнмәве, электр җайланмаларын тиешенчә монтажламау һәм таләпләргә туры китереп файдаланмау, ут белән саксыз эш итү. Хәзерге чор мичләрнең торышын җентекләп тикшереп, ремонтлау вакыты. Аларның төтен юллыкларын кимендә өч ай саен корымнан чистартып торырга кирәк.
Шул ук вакытта рейдлар вакытында торак секторда яшәүчеләрнең ваемсызлыгына исең китәрлек фактларга очрыйбыз. Кулдан ясаган җылыту “кәҗә-ләре”, изоляцияләү материалларында күмерләнгән эзләр белән иске электр үткәргечләрдән файдалану дисеңме, төрле киселешле, төрле материалдан электр үткәргечләрен куллану, үткәргечләрне кадаклар белән ныгыту, бер розеткадан берничә электр приборлары туклану дисеңме. Тагын да хә-тәррәге – предохранитель-ләргә кулдан ясалган бакыр “жучок”лар урнаштыру. Бу янгын чыгу өчен, кем әйтмешли, идеаль шартлар тудыра. Яшәүчеләрнең тагын бер зур хатасы – ул белгечләр ярдәменә таянмыйча, электр үткәр-гечләрне үзбуйлап монтажлый һәм бу еш кына ут бәласенә китерә дә. Кыскасы, үзегезнең һәм балаларыгызның, мөлкәтегезнең иминлеге сезнең кулда икәнлеген онытмагыз.
Янгын очрагында төгәл адресыгызны, объектның исемен әйтеп, 01, кәрәзле телефоннан 112гә яисә 3-28-72 номерына шалтыратып, янгын сүндерү частена хәбәр итегез. Һәм кешеләрне, матди байлыкларны эвакуацияләргә, беренчел чаралар ярдәмендә ялкынны сүндерергә керешегез. Өйдә аз гына төтен чыкканда, шулай ук кереп карау мөмкин булмаган урында янгын чыгу куркынычы туганда да янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк!
Р. ЮНЫСОВ,
Буа муниципаль
районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе
начальнигы.