Түбән Кама муниципаль районы надзор эшләр бүлеге, НМО ТРО ВДПО һәм Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгать бәйләнешләре узәгенең Түбән Кама филиалы белән бергә “Чайка” лагерендә куркынычлык чаралары буенча инструктив дәрес уздырылды. Дәрестә кешеләрне эвакуацияләү вакытында хезмәт күрсәтүче персоналның хәрәкәтләре, эвакуация планы буенча кагыйдәләр тикшерелде. Балалар савыктыргыч лагернең барлык корпусларыннан эвакуацияләнде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды. Анда “Татарстан Республикасында корылык һәм янгын куркынычлык хәле белән бәйле эш ителә торган чаралар турында” дигән мәсьәлә күтәрелде. Җыелган журналистлар алдында видеоконференция режимында Әхмәтов Марат Готович – ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Мусин Харис Гайнетдинович – ТР урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары һәм Сергеев Сергей Валентинович – ТР МЧС РФ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – надзор эшләр идарәсе башлыгы чыгыш ясады.
Кичә Саба районының Иләбәр һәм Көек торак пунктлары арасында №4 зональ эзләү-коткару отряды район Сабантуе вакытында 8 июньдә өйдән чыккан бер карчыкны тапты һәм шул арыкланган бичаракайны ашыгыч ярдәм медикларына тапшырды. Эзләү эшләрен башкарыр өчен Казаннан ике эт белән ике кинологлар бүлеклеге чакырылды.
Зәй шәһәренең ГАУЗ “Заинская ЦРБ” хирургия корпусында шартлы янгын сүндерү буенча янгын тактик өйрәнү күнегүләре узды. Тактик ният буенча яну беренче катта электр щитында килеп чыкты; каты төтеннәү һәм төтеннең коридорга чыгуы булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 120 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, мичне кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Балалар арасында янгын куркынычсызлык чаралары пропагандасы эшен гадәтчә дәвам итеп, ТРО ВДПО Әлмәт бүлегенең Зәй участогы инициативасы буенча ТР Зәй муниципаль районының надзор эшләр отделы белән бергә Зәй шәһәренең мәдәният сараенда «Зәй балаларына – куркынычсыз тормыш!» проекты ачылды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 170 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 21 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр приборларын кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 245 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 45 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 41 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 3 кеше коткарылган
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, ут төртүдән –1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 21 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 23 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 18 тапкыр.
Татарстан Республикасының Президенты Р. Н. Миңнеханов Боерыгы буенча Татарстан Республикасында 2014 елның 6 июньнән алып аерым боерыкка кадәр “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде һәм 2014 елның 6 июньнән алып 2014 елның 1 июльгә кадәр аерым янгынга каршы режим кабул ителде. Татарстан Республикасында аномаль эссе һава аркасында һәм бишенче янгын куркынычлык классы кабул ителгәнгә аерым янгынга каршы режим гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркынычлыкны, әйләнә-тирәдәге мохиткә зарарны һәм зур материаль югалышларны булдырмас өчен кертелә.
Татарстан Республикасы МЧС России Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтнең ике янгын машинасыннан һәм 7 кеше шәхси составыннан торган колонна бүген Бахчисарай районындагы Казакевич ис. савыктыргыч балалар лагерендә янгын куркынычсызлык тәэмин итү өчен Кырым Республикасына китте.