Зәй шәһәренең Үзәк район хастаханәсендә янгын тактик өйрәнү күнегүләре

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Зәй шәһәренең ГАУЗ “Заинская ЦРБ” хирургия корпусында шартлы янгын сүндерү буенча янгын тактик өйрәнү күнегүләре узды. Тактик ният буенча яну беренче катта электр щитында килеп чыкты; каты төтеннәү һәм төтеннең коридорга чыгуы булды.

Янгынны тапкан хезмәткәрләр “01” коткару хезмәтенә һәм хастаханә җитәкчелегенә хәбәр итте, кешеләрне һәм материаль әйберләрне йорттан эвакуацияләргә башлады, электрчылар корпуста токны туктаттылар.

Күнегүләрдә сакчыларның, администрациянең, медперсоналның янгын вакытында хәрәкәтләре эшкәртелде һәм аларның әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. Зәй шәһәренең дәвалау учреждениеләрендә янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча янгын бүлекләре шәхси составының күнегүләре узды. Күнегүләр бетүенә хастаханә администрациясе белән бергә аларның җентекле тикшерүе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International