Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар көчәйтелгән эш режимына күчте

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды. Анда “Татарстан Республикасында корылык һәм янгын куркынычлык хәле белән бәйле эш ителә торган чаралар турында” дигән мәсьәлә күтәрелде. Җыелган журналистлар алдында видеоконференция режимында Әхмәтов Марат Готович – ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Мусин Харис Гайнетдинович – ТР урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары һәм Сергеев Сергей Валентинович – ТР МЧС РФ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – надзор эшләр идарәсе башлыгы чыгыш ясады.

ТР МЧС России Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы МЧС янгыннарга җитез жавап кайтару максаты белән ТР МЧС России Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы МЧС хезмәткәрләре һәм эшчеләре өчен көчәйтелгән эш режимы кертелде. Җирле үзидарә органнары белән бергә коры чирәмнән һәм чүп-чардан чистарту, янгынга каршы өстәмә су белән тәэмин итү тышкы чыганакларын (буа, сулык һ. б.) ясау эшләре үткәрелә, су сибә торган һәм башка янгын сүндерә ала торган техника берәмлекләрен тартуы мөмкинлеге барлыкка китерелә. Ут төртүне туктату һәм вакытында янгын табу максаты белән торак йортларны патрульлек итер өчен полиция, янгын сакчылар, ДПО һәм иреклеләр саныннан төркемнәр җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International