Татарстан янгын сүндерүчеләре хезмәт итәргә Кырымга китте

2014 елның 7 июне, шимбә

Татарстан Республикасы МЧС России Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтнең ике янгын машинасыннан һәм 7 кеше шәхси составыннан торган колонна бүген Бахчисарай районындагы Казакевич ис. савыктыргыч балалар лагерендә янгын куркынычсызлык тәэмин итү өчен Кырым Республикасына китте.

Бу яңа Россия федераль округына булышу Татарстан Республикасы Президинты Рөстәм Миңнеханов белән гражданнар оборонасы эшләр, гадәттән тыш хәлләр, афәт нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе Министры Владимир Пучков планы нигезендә эш. Яклар бер «КАМАЗ» базасында ясалган АЦ-3,2-40  янгын машинасын Кырым Республикасының Бахчисарай районы янгын саклау бүлегенә бирү турында сүз куешты. Барлык кирәк җиһазлардан башка Татарстан янгын сүндерүчеләре Кырым хезмәттәшләренә бүләк буларак җәйге форма комплектлары алып кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International