Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 8 тапкыр, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
17 сентябрьдә Православие Чиркәве бөтен янгын сүндерүчеләрнең химаячесе булган Изге Ананың “Неопалимая Купина” иконасының бәйрәмен билгели. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре нәкъ шул көндә Изге Ананың “Неопалимая Купина” иконасы хәтерен искә алыр өчен Яшел Үзән гарнизоны кәшәнәсендә рәхмәт молебенә җыелды. Гыйбадәттә Яшел Үзән гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин, Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды янгын бүлекләренең шәхси составы һәм чиркәү приход кешеләре булган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау районында “Костер” балалар савыктыргыч лагеры территориясендә тариһта иң зур масштаблы “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышлары башланды. Финал этапта төркемнәрне республиканың бөтенгә якын муниципаль районнары вәкил итте. Ярышларда 400 артык мәктәп укучысы катнашты. Бу 2001 елдан алып Татарстанда иң зур күләмле “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышлары.
2014 елның 17 сентябрендә сәгать 13:05 (мск) Казан су юллары һәм судночылык районы (РВПС) дежур диспетчерыннан Яблоневый Овраг – Казан рейсы буенча барган баржа Казан ш. Иске Победилово т. п. янында Идел елгасының 1315 километрында утырганы турында хәбәр килде.
2014 елның 17 сентябрендә сәгать 10:00 (мск) Казан су юллары һәм судночылык районы (РВПС) дежур диспетчерыннан Казан – Түбән Ослан рейсы буенча барган ОС-36 көймәнең Казанның Победилово т. п. янында Идел елгасының 1315 километрында утырганы турында хәбәр килде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Изге Ананың “Неопалимая Купина” иконасын православие динендәгеләр бик борынгы вакыттан яшеннәр һәм янгыннардан саклый торган буларак хөрмәт итәләр. Ә Россия янгын сүндерүчеләре бу Изге Ана образын химаяче итеп хөрмәт итәләр. Чиркәү “Неопалимая Купина” иконасы өчен баш бәйрәмне1680 елда 17 сентябрьгә билгеләп куйды.
Бүген Казанда Идел буе федераль округы Россия ГТХМ кинология хезмәте эзләү-коткару расчетларының еллык сертификат сынауларының катнашучылары профессиональ яраклык буенча экзаменнарны бирде. Хезмәт этләре табигый тирә-юндә һәм техноген бәла шартларына охшап ясалган ишелгән бетон плитәләре астында шартлы зарар күргәннәрне көне буе эзлиләр иде.
17 сентябрьдә сәгать 10:00 “Костёр” балалар савыктыргыч лагерында (Биектау районы Бөреле авылында) гомумбелем мәктәпләр укучылары арасында “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларының тантаналы ачышы һәм стартлары булачак. Катнашучыларның гомуми саны 400 кешедән артык.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.