2014 елның 17 сентябрендә сәгать 13:05 (мск) Казан су юллары һәм судночылык районы (РВПС) дежур диспетчерыннан Яблоневый Овраг – Казан рейсы буенча барган баржа Казан ш. Иске Победилово т. п. янында Идел елгасының 1315 километрында утырганы турында хәбәр килде.
Ватык урын юк, ягулык агып чыкмады. Үлем һәм зарар күргән юк. Алдан сәбәп – кораб командирының хатасы. Бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: 13 кеше, 1 берәмлек техника, 1 йөзә торган чара (моның санында ГТХМ нан 3 кеше, 1 берәмлек техника).