2014 елның 17 сентябрендә сәгать 10:00 (мск) Казан су юллары һәм судночылык районы (РВПС) дежур диспетчерыннан Казан – Түбән Ослан рейсы буенча барган ОС-36 көймәнең Казанның Победилово т. п. янында Идел елгасының 1315 километрында утырганы турында хәбәр килде.
Казан РВПС алдан мәгълүмате буенча төп двигатель ватылган аркасында көймә дөрес йөрми башлады һәм җил аның сул кырыен читкә алып китте. Бернәрсә дә җимерелмәде, ягулык агып чыкмады. Үлем юк, зарар күргән юк.
Бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: 13 кеше, 1 берәмлек техника, 1 йөзә торган чара (моның санында ГТХМ нан 3 кеше, 1 берәмлек техника).