Исән калу маршрутында бөтен республиканың мәктәп укучылары

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе

17 сентябрьдә сәгать 10:00 “Костёр” балалар савыктыргыч лагерында (Биектау районы Бөреле авылында) гомумбелем мәктәпләр укучылары арасында “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларының тантаналы ачышы һәм стартлары булачак. Катнашучыларның гомуми саны 400 кешедән артык.

Халыкны гадәттән тыш хәлләрдә дөрес хәрәктләргә өйрәтү – Россия ГТХМ төп вазифаларның берсе. Моңа бигрәк тә балаларны өйрәтергә мөһим, чөнки алар җәмәгатьнең иң йомшак ягы. Республика ярышларының финалында сентябрьнең 17 нән 19 на кадәрь 37 команда катнашачак.

Ярышларның программасы түбәндәге төрләрдән һәм конкурслардан тора: кыска ара – “Киртәле полоса”; ара – “Эзләү-коткару эшләре”; ерак ара – “Исән калу маршруты” (кросс-поход рәвештә); янгын-тактик полоса; кыр шартларында яшәешне оештыру; конкурс программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International