Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 247 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 74 тапкыр, кипкән үлләне сүндерүгә - 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 121 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше коткарылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 205 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 71 тапкыр, кипкән үлләне сүндерүгә - 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 89 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россия янгын саклау хезмәте корылган көненең 366 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте. Бәйрәм көнендә Татарстан Баш идарәсе тарихына керәчәк берьюлы берничә әһәмиятле вакыйга булды.
Бүген Россия янгын саклау көне нигезендә Киров районы 67 нче мәктәбенең янгын сүндерүче кадетлары ОБЖ буенча бөтенроссия ачык дәрескә Татарстан Республикасы Янгын саклау хезмәте музейына килделәр. Балалар янгын сүндерү хезмәте тарихы белән танышты, мәктәптә, өйдә, урамда һәм суда имин тәртип тоту кагыйдәләрен кабатлады, шулай да янгын сүндерүчеләр эше белән танышты.
Россия янгын саклау хезмәте көне профессиональ бәйрәмен үткәрү алдыннан Яшел Үзән гарнизонында Яшел Үзәннең төп урамнары буенча янгын техникасы чабышы оештырылган һәм Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының яшь хезмәткәрләренең тантаналы ант итү йоласын үткәргәннәр.
Бишенче класс укучылары Россия янгын саклау хезмәте корылган көненә 366 еллыгына багышланган “Ялкын өйрәтчеләрендә кунакта!” декадасы нигезендә ТР буенча ОФПС-7 нең 3 нче янгын бүлегенә килделәр.Бу чараны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре һәм ТР ВДПО эшчеләре оештырган.
30 нчы апрельдә 10 сәгать 30 минутта Ф. Яруллин ур., 1 адресы буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең территориясендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре Россия янгын саклау хезмәте оештыруына 366 еллыгын бәйрәм итәләр, хезмәт бурычын башкарганда вафат булганнарны искә алалар һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә хәзерләнәләр.
30 нчы апрель, Россия янгын саклау хезмәте көне алдыннан эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин Россия Президенты Указы белән билгеләнгән профессиональ бәйрәм көне белән иң эчкерсез котлаулар белән хезмәттәшләренә эндәште. 1649 елның 30 нчы апрелендә патша Алексей Михайлович Романов “Наказ о Градском благочинии” документына кул куйды. Ул профессиональ янгын саклау хезмәтен кору турында беренче рәсми документ. Быел Россия янгын саклау хезмәтенә 366 ел тула.
Түбән Камада Россия янгын саклау хезмәтенең 366 еллыгына багышланган тантаналы чаралар киң колач белән үтте. Татарстан Республикасы буенча 1 нче Федераль янгынга каршы отряд коралында торган янгын һәм махсус техника парады кульминация булды.
Түбән Камада гамәли янгын спорт буенча өч тапкыр ССРБ чемпионы, янгын-коткару спорты буенча биш тапкыр Россия чемпионы, 1992 елның Россия рекордсмены Сергей Хилковка багышланган гамәли янгын спорт буенча республика ярышларының җиңүчеләре билгеле булды. Әлмәт шәһәре КФК-2 – 2 нче урында, Казан шәһәре КФК-5 – 3 нче урында.