Бүген Россия янгын саклау көне нигезендә Киров районы 67 нче мәктәбенең янгын сүндерүче кадетлары ОБЖ буенча бөтенроссия ачык дәрескә Татарстан Республикасы Янгын саклау хезмәте музейына килделәр. Балалар янгын сүндерү хезмәте тарихы белән танышты, мәктәптә, өйдә, урамда һәм суда имин тәртип тоту кагыйдәләрен кабатлады, шулай да янгын сүндерүчеләр эше белән танышты.