30 нчы апрель, Россия янгын саклау хезмәте көне алдыннан эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин Россия Президенты Указы белән билгеләнгән профессиональ бәйрәм көне белән иң эчкерсез котлаулар белән хезмәттәшләренә эндәште. 1649 елның 30 нчы апрелендә патша Алексей Михайлович Романов “Наказ о Градском благочинии” документына кул куйды. Ул профессиональ янгын саклау хезмәтен кору турында беренче рәсми документ. Быел Россия янгын саклау хезмәтенә 366 ел тула.