Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россия янгын саклау хезмәте корылган көненең 366 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте. Бәйрәм көнендә Татарстан Баш идарәсе тарихына керәчәк берьюлы берничә әһәмиятле вакыйга булды.
Беренче әһәмиятле вакыйга – постаментта ГАЗ-51А янгын автомобиле буларак күргәзмә экспонатын ачу. Алдагы әһәмиятле вакыйга –Татарстан Республикасы янгын саклау бүлекләренең башлыкларына яңа “Нива” автомобиле ачкычларын бирү. Тагын бер әһәмиятле вакыйга традициягә керергә тиеш – ул Россия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең яшь хезмәткәрләре ант итүе. Һәм тагын бер күңелле сюрприз – Татарстан Республикасы Гамәли янгын спорт федерациясенең Дан Залын ачу.