Исегезгә төшереп, 23 нче марттан һәм аерым боерыкка кадәрь Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелгән. Янгынга каршы махсус режим вакытында Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләренең эше актив. Алар профилактик рейдлар үткәрә һәм халык белән аңлату эшләрен алып бара.
Ял көннәрендә Татарстанның елгаларында һәм сулыкларында көймәләр кисәк күбәеп китә. Төп бозулар – техник тикшерүсез, регистрациясез, караб йөртүче таныклыгы булмыйча, коткару чаралары (боҗралар һәм жилетлар) яисә борт утлары булмыйча суга чыгу, көймәне артык төяү, елга порты яисә пляж суына керү. Ләкин иң начар бозу – ул исерек килеш кече көймәне йөртү. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең патруль группалары көннәр буе рейдлар үткәрә.
Ирек мәйданында Казан гарнизонының хәрби бүлекләре, полиция, эчке гаскәрләрнең бүлекләре, УФСИН, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, кадетлар, югары белем бирү йортларының хәрби кафедра студентлары, Афганистан сугышчылары һәм башка җирле сугышларда һәм низагларда катнашучылар колонналарга тезелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, үзеннән чын күңелдән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллык белән тәбрикләде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 57 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Бүген Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинуру Гафиәтуллинга стела ачышы үтте. Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклаган. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР ГТХМ һәм бүлекчәләрнең хезмәткәрләре Советлар Союзы геройларына һәйкәлләрне саклауга өлешләрен кертте. Идарәчелекнең күп меңле коллективы Газинуру Гафиәтуллин һәйкәлен ремонтлар өчен акча җыерга һәм Бөек Җиңүгә 70 ел юбилее алдыннан шәһәргә яңартылган стеланы бүләк итергә карар итте.
Майның башыннан Татарстан Республикасының бакча һәм дача җәмгыять территорияләрендә профилактик “Дача” операциясе үткәрелә. Аның максаты – “янгынга каршы махсус режим” вакытында янгын иминлеге кагыйдәләре буенча бозуларны табу һәм аларны төзәтергә мәҗбүр итергә. Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре ай эчендә бөтен дача хуҗалыкларында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләрне оештыра.
Җиңү Көнен бәйрәм итер алдыннан шәһәрнең ГТХМ Идарәсе башлыгы Рафаил Хәфиз улы Зиятдинов җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәренең Янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранына Гыйлметдин Шигап улы Шәрәфетдиновка килделәр. Кунаклар бүләкләр белән килде, фронтовикны киләсе бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
1941-1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллык алдыннан Татарстан Республикасы буенча 1 нче Федераль янгынга каршы отрядта“Җиңү Байрагы” иҗтимагый- патриотик акциясе үткән иде. Җиңү Байрагының ясалган махсус аналогын, бөтен хәрби хөрмәтләрне үтәп, отрядның бөтен бүлекләре буенча тантаналы рәвештә йөртеп чыктылар. Һәр бүлекчәдә шәхси состав, БВС катнашучылары, тыл хезмәткәрләре катнашуы белән митинглар үтте.
8 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре гадәттәгечә ашамлыклар җыентыклары, тасвирлы ачык хатлар, акча премияләре һәм иң мөһиме, иң җылы һәм чын күңелле Бөек Җиңү бәйрәм котлаулары белән Яшел Үзәннең сугыш һәм янгын саклау хезмәте ветераннарын йөреп чыктылар.